Газетабызның 8нче июнь санында Мамадыш мәдрәсәсе
белән “Нократ“ газетасы “Ислам динен беләсезме?“ дигән
викторина игълан иткән иде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән
торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясады. Барлыгы 10 эш килгән
иде. Бәйгенең җиңүчесе булып Уразбахты авылыннан Фи-
даил МӨГ ЪТӘСИМОВ табылды. Беренче булып иң төгәл
җавапны ул җиткерде.
“Җавапларны ничек эзләп таптың?“ – д игән сорауга: “Ту-
ганнар, дуслар, барлык кешеләр булышты“, – дип җавап
бирде. Чыннан да, сораулар бик авыр иде. “Нократ“ газе-
тасының даими хәбәрчесе, мәдрәсә шәкерте Рәйсә МУЛ-
ЛАӘХМӘТОВА да дөрес җавап бирде. “Бик күп китаплар
актардым, вәгазьләнеп, гыйлемнәремне арттырдым“,–
диде ул.
Аллаһы Раббыбыз шушы бәйгене изге гамәлләрдән кабул
итеп, тиешле әҗер-саваплары белән бүләкләсен иде, ди-
гән теләктә калабыз. Сорауларга иң алдан һәм дөрес җа-
вап бирүчеләргә бүләкне, җиңүче дипломнарын мәдрәсә
директоры Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН тапшырды.