Дамир Илдус улы Фәттахов Татарстан Республикасының
Яшьләр эшләре буенча министр итеп күптән түгел генә
билгеләнгән иде. Яңа вазыйфасын үтәүгә керешүенә атна
узуга ул безнең Соколкадагы “Кама“ лагерена килде. Би-
редә балаларның ялы ничек оештырылуга игътибарын
юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, ул “Кама“да күргән-
нәрнең барысыннан да канәгать калуын белдерде. Шул
вакытта лагерьның ашханәсен зурайтырга кирәклеген дә
ассызыклап үтте.