Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре мөселманнары велосипедларда Первомайский дамбасы буйлап табигатьтә йөрергә чыккан. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итте.
12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Чарада Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас, ГЭС мәхәлләсе, Утыз Имәни, Әбүзәр һәм башка мәчетләренә йөрүче 16 яшьтән өлкән булган мөселманнар катнашкан. Өйләдә җәмәгать намазы укылган.