18 июльдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир булачак.
Татарстан Росреестры вәкиле бакча һәм дача йортларын, шулай ук аларны төзү өчен кирәкле җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләячәк; барлык корылмалар да дәүләт теркәве аша уздырыламы һәм әгәр йорт үзгәртеп коруга дучар ителсә яки, әйтик, хәтта сүтелгән булса, теркәлү органына мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Тыңлаучылар үз сорауларын WhatsApp-каналы + 7 927 242 10 28 буенча бирә алалар. Радио 102,8 FM ешлыгы буенча хәбәр итә. Әлеге дулкында бары тик Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә бәлки Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да программаны тыңлый ала.
Онлайн режимында радиоэфирны дөньяның Интернет булган теләсә кайсы ноктасыннан Бим-радионың рәсми кушымтасы аша тыңларга мөмкин.