Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз булачагы турында кисәтә.

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Иртәгә, 17 июльдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

Яшенле яңгыр вакытында секундына 15 – 20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. 

Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International