"Роспотребнадзор исеменнән мошенниклар йөри", - дип хәбәр итәләр интернет челтәрендә. Мошенниклар җәмәгать туклануы учреждениеләренә, аларда агулану сәбәпле тикшерү булачагы хакында хәбәр итәләр. Роспотребнадзор пресс-хезмәте, мошенникларның шушы оешма исеменнән явызлык кыла, ди. Билгесез затлар шәһәрнең җәмәгать туклануы оешмасына 8-987-296-47-10 телефон номеры буенча шалтыратып, үзләрен Идарә хезмәткәрләре дип таныштырып, кулланучыларның агулануы сәбәпле, прокуратура белән берлектә тикшерү булачагы хакында әйтәләр. Моннан соң "проблеманы хәл итү" өчен очрашып килешергә тәкъдим итәләр.