Бүген Мамадышта Питрау бәйрәме узачак

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

12нче июль – Питрау бәйрәме. Керәшеннәрнең Петр һәм Павел апостолларына атап уздырыла дип торган христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята. Ул – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне.

 

Бүген Питрау бәйрәме традиция буенча Мамадыш районының Албай авылында үткәреләчәк. Барлык якташларыбызны һәм төбәгебез кунакларын әлеге торак пунктның Питрау аланы мәйданына чакыралар. Керәшен мәдәнияты бәйрәме 17 сәгатьтә башлана. Программада балалар, яшүсмерләр һәм ир-атлар көрәше, тауга йөгерү, гер күтәрү, армспорт, капчык сугышы кебек бәйге-уеннар.
Бәйрәмнең концерт өлешен популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның иҗатташ дуслары, җирле сәнгать осталары бизиячәк. 
Килегез! Елдагыча күңелле булачак!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International