Һәр елны июль ае башында гаилә көне билгеләнеп үтелә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре дә, бу чарадан читтә калмый. Мөмкинлекләре чикләнгән, куп балалы гаиләдә тәрбияләнгән, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр “Кинога - бөтен гаилә белән” дип аталган чарада катнашып, гаиләдә үзара булган мөнәсәбәтләрне тагы да якынайттылар. Мамадыш муниципаль районындагы комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең дәүләт автономияле “Кайгырту” учреждениясе белгечләре исеменнән, чараны оештыруда булышкан Мамадыш кинозалы директоры А.Ф. Исхаковка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.