Чара 14 июль көнне 17:00 сәгатьтә Җөри авылында оештырыла. Мамадыш районда бәйрәме ел саен үткәрелә.
Аның максаты – керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау. Әлеге чара традицияләргә бай һәм ул җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә. Питрау татар халкының Сабантуй бәйрәменә охшаган. Бәйрәмнәрнең эчтәлеге бертөрле, шулай да үзенчәлекләре дә юк түгел. Бу көнне түгәрәк уеннары уйныйлар, такмаклар җырлыйлар: “Питрау сандугачы” исеме өчен ярышалар. Утын кисү, каршылыкларны узып йөгерү, аркан тарту, себерке бәйләү буенча ярышларда җитезлеккә көч сынашалар.