Талпан вакыты: ничек сакланырга?

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, урман бете тешләүдән зыян күрүче Россиялеләрнең саны инде мең ярымнан арткан. Талпаннар ни белән куркыныч, алардан ничек сакланырга һәм урман бете тешләгән очракта яныгызда табиб булмаганда ни эшләргә кирәк?

Паразитлар ни белән куркыныч?

Талпаннар инфекцион чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырый ала. 

Вируслы талпан энцефалиты – ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле инфекцион авыру. Тешләгәндә талпан кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә. 

“Кагыйдә буларак, чир кеше талпанны тартып чыгарырга маташканда йога. Баш өзелә, һәм инфекция күчә”, - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек министрлыгының төп штаттан тыш специалист-эпидемиологы Наталья Ивойлова. 

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мышцаларның сызлавында чагылырга мөмкин. 

Вакытында табылмаган талпан энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына, паралич һәм хәтта үлемгә дә китерә. 

Чир кайда йогарга мөмкин?

Талпан тешләвеннән урман, парклар һәм бакча участокларында зыян күреп була. Ә менә талпан бореллиозын паразит тешләвеннән зыян күргән хайваннардан да эләктерергә мөмкин.

“Бореллиозны урман бетеннән авыру йоктырган хайваннарның чи сөтен эчеп тә эләктерергә мөмкин”, - дип өстәде эксперт. 

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Россиядә талпан энцефалиты белән авыру буенча иң югары күрсәткечле регионнар - Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International