Питрау бәйрәменә килегез.

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

14 июль көнне районыбызның Җөри авылында керәшен мәдәнияты фестивале - Питрау үтәчәк. Ул Тырлау асты мәйданында 19нче тапкыр уздырыла. Бәйрәм 17 сәгатьтә ат чабышлары белән башланып китәчәк. Төп мәйдандагы чаралар 18 сәгатьтә башлана. Аерым урында балалар мәйданы,  милли ишегалды,   фольклор коллективлары сәхнәсе эшләячәк.   Халык уеннары, милли көрәш,  суда уеннар, спорт ярышлары. “Керәшен чибәре” конкурсы оештырыла. Күбекле дискотека, лазерлы шоу, салют сезне көтә!

БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ:

17.00. - Атчабышы. 

17.00. - "Әкият" балалармәйданчыгы.
17.30.  - Кунакларның мәйданчыклар белән танышуы. Балалар мәйданчыгы, “Димче почмагы”, “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее.

18.00. - Тантаналыачылыш.

    - “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе. Котлаулар, бүләкләүләр.


19.00. - Барлык мәйданчыкларның эшли башлавы.

–Үзәк мәйданда халык уеннары. Көрәш.
Кряшен авылында” , “Кубызчы Макар алачыгы”; “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты; Питрау учагы.  
–"Кряшен чибяре" конкурсы мәйданчыгында –матурлык конкурсы.   
Мәйданчыклар:

– “Питрау” музее;
– Су өстендә уеннар; 
–  “Димче Гөрпи почмагы”; 
–  “Җир-анабайлыклары”; 
–  "Тәпи" чишмәсеҗыры”;
–  “Керәшен сые” . 

20.00. “Питрау” яшьләр дискотекасы. 
01.00. Питрау фейерверкы.

Көрәшнең тәмамлануы. Учак аркылы парлап сикерү.

02.00. – Яшьләр дискотекасының тәмамлануы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International