Тәэсирле сәфәр

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Белоруссиянең Витебск өлкәсендәге Дубровно шәһәре үзенең 625 еллыгын билгеләп үтте. “Шуннан, җир читендәге бу кечкенә шәһәрнең безгә ни катнашы бар?“ – диярсез... Бар шул: район мәдәният бүлегенең 12 кешелек делегациясе – составында татар, рус, керәшен, удмурт, мари милләтләре булган “Мирас“ ансамбле вакыйгаларның куенында кайнап, 23-24нче июньнәрдә гөрләп узган “Дубровнода Днепр тавышлары“ дип исемләнгән фестивальдә катнашып, күренекле якташыбыз, композитор Фәрит Яруллин эзләреннән йөреп, дустанә мөнәсәбәтләрне тагын бер тапкыр көйләп, җылы тәэсирләр кичереп, җуелмас хатирәләр алып кайтты. Әлеге эшлекле сәфәр турында язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International