Хөрмәтле сугыш, тыл, хезмәт ветераннары, райондашлар! Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышында төбәгебездән 16 меңнән артык кеше катнашкан. Дәһшәтле елларда тылда калганнарга да җиңел булмый. Җиңү өчен алар көнне-төнгә ялгап, эшләп, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Без Сезнең батырлыкларны, илгә кылган игелекне бервакытта да онытмабыз. Дуслык һәм рухи бердәмлек, патриотизм һәм тату- лык символына әверелгән бу бәйрәм көннәрендә игелек һәм гаделлекнең тантана итүенә ышаныч төрле сынауларны җиңәргә ярдәм итсен. Халкыбызның фидакарь батырлыгы илебезгә тугрылыклы хезмәт итүдә якты үрнәк булып торсын. Район халкына ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, барлык изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим. Бәйрәм рухы күңелләрне күтәрсен. Ватаныбыз белән горурлану хисе яңа казанышларга һәм җиңүләргә ирешүдә көч-куәт биреп торсын. Җиңү көне белән!
А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.