Сезон тәмам. Алда ни көтә?

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Ниһаять! Әлеге сүзне шәһәребез оешма-предприятиеләрендә, бюджет учреждениеләрендә хезмәт куючылар зур түземсезлек белән көткәннәрдер. Ярты ел дәвамында барган “Йолдызлар яңгыры“ фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Октябрь аенда старт бирелгәннән соң, Мамадыш тама- шачысы һәр атна саен диярлек бай эчтәлекле, юмор белән сугарылган, төрле темаларны үз эченә алган чыгышлар- ны карап, кичләрен күңелле уздыргандыр, дип ышанасы килә. Чираттагы сезон башланыр алдыннан, коллектив- ларга сынау тотар өчен тәкъдим ителгән номинацияләргә күз төшүгә, күңелдә иң әүвәл: “Боларны ерып чыга алыр- лар микән?“ – дигән сорау тумыйча калмагандыр. Чөнки таләпләр буенча, аларның барысы да үз эчләренә җирле материалларны алырга тиешләр иде. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләре быелгы сезонда да сынауларны уңышлы уздылар. Иманым камил, аларның чыгышларын район мәдәният йортының тамаша залын шыгрым тутырып караучылар арасында концертлардан күңел төшенкелеге белән кайтып китү- челәр сирәк булгандыр. Төзүчеләр, ташчылар, электр- чылар, юл салучылар, коммуналь тармакта эшләүчеләр, спирт җитештерүчеләр, газчылар, педагоглар, тәрбия- челәр һәм башка дистәләгән һөнәр ияләре арасында менә дигән сәхнә осталарын күрергә насыйп булды. Коллектив- лар төп эшләреннән тыш репетицияләргә йөрергә вакыт таптылар. Күпме костюм тегелгән. Сәхнә бизәлешенә дә игътибар бирделәр алар. Мәртәбәле жюрига коллектив- лар арасындагы чыгышларны бәяләү дә, ай-һай, җиңел булмагандыр. Арада аларның бәяләреннән ризасызлык белдерүчләр дә булмыйча калмагандыр. Нишлисең бит, бәйге бәйге булып кала бирә. Горур рәвештә җиңелүне дә танырга кирәк. Бу киләчәктә чарага тагын да ныграк әзер- ләнергә, кимчелекләрне төзәтергә этәргеч бирә. Фестиваль-конкурсның йомгаклау концерты иң яхшы чы- гышлардан торды. Аларның һәрберсе махсус билгеләп үтелде. Бәйге булгач, аның җиңүчесе дә, призлы урынны алучысы да була. Өч сәгать чамасы барган чараның азагын һәр тамашачы зур түземсезлек белән көтеп алды. Ниһа-ять, җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар билгеле булды. Түбәндә аларның исемлекләрен тәкъдим итәбез. ҖИҢҮЧЕЛӘР: район мәгариф бүлеге, балалар-яшүсмер- ләр йорты; “Радуга“ балалар бакчасы; “Татспиртпром“ның “Мамадыш спирт заводы“ филиалы; шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп. ИКЕНЧЕ УРЫНДА: район яшьләр эшләре һәм спорт бү- леге; финанс-бюджет палатасы, ТОДК МФ РТ, 26нчы санлы УФК бүлеге, “Ак Барс банк“, “Сбербанк России“, “Россельхоз- банк“, “Росгосстрах“, техник инвентаризация бюросы; рай- он үзәк хастаханәсе; “Таттелеком“ ПАОның Мамадыш РУЭС, “Мамадыш почтамп“ ОСП; район газ эксплуатация хезмәте, “Газстрой“; Мамадыш район электр челтәрләре, “Татэнер- госбыт“ филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Мамадыш офисы; “Бәләкәч“, “Ләйсән“, “Ландыш“, “Светлячок“, “Аленушка“ балалар бакчала- ры; шәһәрдәге 4нче санлы һәм Красная Горка урта мәктә- пләре, 2нче санлы лицей. ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА: халыкны социаль яклау идарәсе, “Кай- гырту“ үзәге һәм халыкның мәшгульлек үзәге; район авыл хуҗалыгы идарәсе, райпо, балык заводы, “Россельхоз- центр“, “Роспотребнадзор“, “Агрохим“ ҖЧҖ; “Мамадыш урманчылыгы“ һәм “Мама- дыш урман хуҗалыгы“; район дәүләт ветеринария берләш- мәсе; “Әкият“, “Кояшкай“, “Те- ремок“ балалар бакчалары; Мамадыш мәктәп-интерна- ты; балалар сәнгать мәктә- бе һәм идарәче компания; по- литехник көллият

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International