Бүген 9 февральдә Биектауда татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы инициативасы белән оештырылган турнирның чираттагысы узачак.
Районның 16 көрәшчесенең көч сынашуы күздә тотыла.
Аңа кадәр әлеге турнир ике ел рәттән зур оешканлык белән истә калырдай итеп Зәйдә оештырылды.