Кичә Мамадыш спирт заводында предприятиенең 2017нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, “Татспиртпром“ АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, район башлыгы Анатолий Иванов, Рамил Фәттахов катнаштылар. Николай Захаров директор вазыйфаларыннан үз теләге белән азат ителде һәм коллективка яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – Рамил Фәттахов.
Егерме бер елга якын киеренке хезмәт эшчәнлеге дәверендә Николай Заха- ров предприятиедә үрнәк тәртип ясады: җитештерү процессы сәгать кебек җайга салынган, коллективта бердәмлек рухы хөкем сөрә. Коллектив димәктән, ул элгәреге традицияләренә тугры калып, кыю рәвештә заманча яңалыклар кертеп эшләвен дәвам итә.
–Мамадыш спирт заводы – “Татспиртпром“ акционерлык җәмгыятенең легендасы. Киңәшмә башланыр алдыннан, без җитештерү мәйданчыкларын карап чыктык. Якын киләчәктә биредә су җитештерү цехы ачып җибәрергә әзерләнәбез. Мәгълүм булганча, Мамадыш суында “Татспиртпром“ АҖнең иң яхшы продукциясе җитеш- терелә. Николай Захаров җитәкчелегендә предприятие коллективы дистәләрчә ел инде тармакның флагманы маркасын югары тота. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Иванович турында: “Аны заводтан берничек тә җибәрергә кирәкмәс,“ – дигән иде. Рамил Шәрип улы Фәттахов завод тарихында яңа битләр ачып, коллективны үсешнең яңа киңлекләренә юнәлдерер, дип ышанам, – диде “Тат- спиртпром“ АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов. Татарстан Республикасы өченче ел рәттән инде Россиядә иң яхшы инвестицияләр – чиктән ашкан цияле төбәкләрдән санала. Әлеге хезмәткә бәядә җитештерү предприятиеләре белән берлектә эшләүче район башлыкларының уңышы да ята. Җөмһүриятебездә 2030нчы елга кадәр икътисадый үсеш планында һәр кеше исәп- кә алынган. Чөнки бүген кеше факторы – иң мөһиме. Мамадышлыларның тәҗрибәсенә таянып, “Татспиртпром“ АҖ бүген зур планнар кора. Болар барысы да җитди көндәшлек шартларында эшләнә. Моңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев басым ясады. Кеше турында, кайда туды, шунда кирәге чыкты, дигән гыйбарә бар. Үзенең туган ягында – Мамадыш җирендә – Николай Захаров идарәче-җитәкчелек баскычларының барысын да узды. Ул заводны җитәкләргә алынганда, узган гасырның шаукымлы туксанынчы еллары икәнлеген истән чыгармыйк: предприятие “көчкә сулыш“ алган чорлар иде ул. Коллектив алдына, исән Кичә Мамадыш спирт заводында предприятиенең 2017нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, “Татспиртпром“ АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, район башлыгы Анатолий Иванов, Рамил Фәттахов катнаштылар. Николай Захаров директор вазыйфаларыннан үз теләге белән азат ителде һәм коллективка яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – Рамил Фәттахов. калабызмы, юкмы, дигән сорау килеп баса. Завод тукталмады, аның өстенә бер генә белгеч - профессионалларын югалтмады. Киңәшмәдә катнашкан мәртәбәле кунаклар Мамадыш спирт заводы директорының ул вакыттагы, Россия базарына хет бер цистерна спирт белән керергә иде, дигән кыю теләген дә искә төшерделәр. –Мондый тәҗрибә юл читендә калырга тиеш түгел. Николай Иванович китсә дә, ул безнең белән калачак. Аның җитәкчелек тәҗрибәсе – уникаль. Рамил Шәрип улы Фәттахов та мамадышлыларга таныш, идарә итүдә зур тәҗрибәгә ия. Районда һәрвакытта да алдынгылар рәтендә барган коллективның киләчәктә дә алларына куелган бурычларын “отлично“га үтәячәгенә шик юк, – дип билгеләп үтте Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. Җавап сүзендә Николай Иванович Захаров үзенең хезмәтен таныганнары һәм аңа югары бәя куйганнары өчен рәхмәтен белдерде, коллегаларын алга таба да Мамадыш спирт җитештерүчеләренең: “Бүген кичәгегә караганда яхшырак эшләргә!“– девизына тугрылыклы калырга чакырды. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА