ГЕРМАНИЯДӘН ҖИҢҮ БЕЛӘН

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә Казан дәүләт федераль университетында икенче курста белем алучы ГӨЛНАЗ КӘРИ- МУЛЛИНА күптән түгел генә Германиядән җиңү белән кайтты. Җиде кеше составындагы (өч укытучы, өч студент һәм бер абитуриент) КФУ командасы «Das VIII. Internationale Festival und der Wettbewerb der Folklore, Tanz und Musik DRESDNER WINTERSTERNE 2018» исеме астындагы Халыкара фестивальдә катнашты. Уни- верситетның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы студентлары, мөгаллимнәре беренче урынны яулыйлар. Гөлназ “Гамәли-сынлы сәнгать һәм дизайн“ номинациясендә жюри хөкеменә күнгә төшерелгән бизәкле мозаика эшләнмәләрен тәкъдим итә. Мәртәбәле хөкемдарлар аның эшен югары бәялиләр һәм якташыбыз Халыкара фестивальнең беренче дәрәҗә дипломына лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International