Андрей Синкевич Чиләбе өлкәсенең Трехгорный-1 шәһәрендә урнашкан хәрби частьта эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Мамадышлылар аны, үзләре шефлыкка алган часть, дип саныйлар һәм һәр чакырылышта аңа безнең егетләр җибәреләХәзерге вакытта анда утызга якын якташыбыз хезмәт итә. Кызганычка каршы, барысын да күреп булмады. Аларның өчтән бере хәрби кизүдә иделәр. Егетләр хезмәтләре белән канәгать. Берничә ата-анадан торган делегациябез 26нчы гыйнварда ант кабул итү тантанасында катнашты. Ватанга тугры- лык турында антны безнең биш егетебез бирделәр. Шул мизгелдән алар солдат дәрәҗәсенә туры килгән барлык бурычларын һәм хокукларын үтәргә керештеләр. Хәзер якташларыбыз – Ватан сакчылары! Часть командиры полковник Олег Данилец, аның состав белән эш буенча урынбасары полковник Валерий Лученко белән әңгәмә вакытында алар Мамадышның үз Ватаннарының патриотларын тәрбияләүче төбәк икән- леген ассызыклап үттеләр. Безнең егетләр хезмәт итүнең кырыс шартларына физик һәм әхлакый яктан нык әзерлекләре белән аерылып торалар, хәрби фәнне тиз үзләштерәләр. Шуңа күрә хезмәт нәтиҗәләре дә сөендерә. Биш хәрбигә, өйрәнүләрдә актив катнашканнары өчен, Мактау грамоталары тапшырылды. Ә районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләгәне өчен, Рәхмәт хаты җибәрелде, – дип сөйли Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич. Үз чиратында, часть командованиесенә районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның солдатларга бүләкләре – “Триколор ТВ“ спутник җиһазлары ком- плекты тапшырыла. Антеннаны казармаларның берсенә урнаштырачаклар. Эшмәкәр Рифат Мотыйгул- лин да якташларыбызга баллы бүләкләрен җибәргән. Казармада булганнан соң, ата-аналар, бигрәк тә әти кешеләр, элеккеге һәм хәзерге хезмәт арасындагы аерманың зурлыгына шаккаталар. Заманча уңайлы караватлар, душ бүлмәсе, кер юу машиналары, аш- ханә... Әлбәттә – чисталык һәм тәртип, Әле бер ай гына узды, әти-әниләр улларында сизелерлек үзгәрешләрне күрәләр: алар тартылганнар, җитдиләр, бераз гына өлкәнәеп киткәннәр. Узган көз Россия Кораллы Көчләренә 60 мамадышлы хәрби хезмәткә алынды. Кабул итү буенча йөкләмә хәрби комиссариатта исәптә торучы чакырылучылар санын киметү таләпләренә җавап бирә. Район хәрби комиссары билгеләп үткәнчә, район чакыру комиссиясе рәисе Анатолий Иванов җитәкчелегендә максатчан эш алып бару, чакыруга кагылышлы мәсьәләләргә принципиаль якын килү дәрәҗәсе һәрвакытта да үзгәрешсез кала. Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре үзләре дә хәрби бурычны үтәү буенча үрнәк булып торалар. Мобилизация мәсьәләләре буенча хәрби комиссар урынбасары Валерий Новиковның улы Владислав бүген һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Әлегә ул Омск шәһәреннән ерак булмаган өйрәнү үзәгендәге өйрәнү частендә хәрби хезмәт серләренә төшенә. Чакыру буенча урынбасар Олег Гуняның малае Артем киләсе елда Мәскәү югары гомумигаскәр команда училищесын тәмамлаячак.