Бу атнаның шимбәсендә мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны үткәрү өчен Кирмән икътисадый зонасы җаваплы. Ярминкәгә башка төбәкләр фермерлары да киләчәк. Күрше район үзәкләреннән эшмәкәрләр дә сыр, казылык кебек продукцияләре белән килергә җыеналар. Ярминкә иртәнге 7дә башлана. Рәхим итегез!