“Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы Академиясе“нең югары белем Федераль дәүләт казна белем учреждениесендә (ФДКБУ) максатчан укыту оештырыла.
Татарстан Республикасы прокуратурасы ел саен әлеге уку йортына кандидатлар сайлап алуны оештыра. 2018-2019нчы уку елына Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан планлы рәвештә биш максатчан урын тутыру планлаштырыла. –“Россия Федерациясе Генераль проку- ратурасы Академиясе“нең югары белем ФДКБУга – 2; –Россия Федерациясе Генераль проку- ратурасы Академиясенең Санкт-Петер- бург институтына (филиалына) – 2; –О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының прокуратура институтына – 1 кеше. Белем бирү оешмаларына белем бирү программалары нигезендә белем алу өчен максатчан җибәреләсе кандидатлар Мамадыш районы прокуратурасына агымдагы елның 10нчы мартына чаклы мөрәҗәгать итә алалар