Финанс-бюджет палатасы
Палата үзенә йөкләнгән бурычлар белән берлектә түбәндәге төп функцияләрне үти:
– бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм аларны тормышка ашыра;
– билгеләнгән тәртипләрдә муниципаль район территориясенең социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләүдә катнаша;
– эре салым түләүчеләрнең салым түләүләре мониторингын үткәрә;
– муниципаль максатлы программаларны әзерләүдә катнаша, билгеләнгән тәртипләрдә аларны җирле бюджет хисабыннан финанслауны булдыра;
– билгеләнгән тәртиптә муниципаль район Советы карарлары проектыларын һәм башка муниципаль хокукый актларны эшләүдә катнаша;
– билгеләнгән тәртиптә үз компетенциясенә кагылган сораулар буенча муниципаль хокукый актларны эшкәртә һәм игълан итә;
– җирле бюджет проектын төзи һәм аны муниципаль район башкарма комитетына тәкъдим итә;
– муниципаль районның консолидацияләнгән бюджеты фаразын эшкәртә;
– үз компетенцияләре кысаларында җирле бюджетны башкара, җирле бюджетның һәм муниципаль районның консолидацияләнгән бюджетының үтәлешләре турында отчет төзи;
– муниципаль район Советына һәм муниципаль район башкарма комитетына җирле бюджет үтәлеше турында отчет бирә;
– җирле бюджетның бюджет бүленешен төзи;
– Россия Федерациясенең Бюджет кодексы билгеләгән нигездә финанс контролен башкара;
– җирле үзидарә органнары тармагын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне эшкәртүдә катнаша; муниципаль районның җирле үзидарә органнары аппаратларындда эшләүче хезмәткәрләр санын чикләү һәм аларга тиешле ассигнованиеләр күләме турында тәкъдимнәр әзерли; муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хаклары түләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;
– бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр әзерли;
– салым сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшкәләүдә катнаша;
– җирле үзидарә органнарының җирле салымнар һәм җыемнар турындагы норматив хокукый актларын куллану буенча аңлатмалар бирә;
– эмиссия һәм кыйммәтле муниципаль кагәзьләрне урнаштыру өлкәсендәге сәясәтне тормышка ашыра;
– муниципаль алып торулар тармагын формалаштыру өлкәсендә бердәм сәясәтне эшкәртә һәм тормышка ашыра;
– муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе кушуы буенча муниципаль район исеменнән, муниципаль район Советынын чираттагы финанс елына бюджеты турында карары нигезендә чикләнгән муниципаль гарантияләр йөкләмәләре күләмендә, муниципаль гарантияләр бирә;
– билгеләнгән тәртиптә кыйммәтле муниципаль кагәзьләрнең эмитенты сыйфатында чыга, муниципаль заемнар чыгаруның һәм урнаштыруның шартларын эшкәртә;
– муниципаль әҗәтләр китабын алып бара;
– муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бара;
– муниципаль район Советының чираттагы финанс елына бюджеты турында карары белән расланган акча лимиты кысаларында һәм муниципаль район башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бюджет кредиты бирүнең үтәлешен тәэмин итә;
– муниципаль эчке бурыч һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча чыгымнарны оптимальләштерү тармагын камилләштерү буенча мөһим булган чараларны башкара;
– максатлы бюджет фондын формалаштыру һәм аның акчаларын файдалану буенча тәкъдимнәр әзерли;
– бюджет акчаларыннан файдаланучыларның, шул исәптән бюджет кредитлары һәм муниципаль гарантияләр алучыларның, бюджет акчаларын бүлү, алу, максатчан куллану һәм кайтарып бирү шартларын үтәүләрен контрольдә тота;
– җирле бюджет акчалары белән төп эш итүче һәм алучы функциясен башкара;
– гамәлдәге закончалыкта каралган башка функцияләрне башкара.