РӨХСӘТЛӘР БЕТЕРЕЛДЕ.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында “Мамадыш“ совхозы бистәсендә, Акман, Көек-Ерыкса, Соколка авылларында, Мамадыш шәһәрендә яшәүче уннан артык кешегә торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган беркетмәләр каралды һәм административ чаралар билгеләнде. Моңарчы шәхси хуҗалыкларның төзелеш һәм ремонт эшләре алып баруларын искә алып, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр башкарма комитеты материалларны вакытлыча йорт янында саклап тору өчен рөхсәт бирә иде. Хәзер бу бетерелде. Ком, таш, ПГС, такталар кирпечләр, блоклар, плитәләр, буралар алып кайтасың икән, туп-туры ишегалдыңа яки бакчаңа бушатырга кирәк. Капка төпләре, урам һәм тыкрыклар – муниципаль җир. Аларда кешенең төзелеш материалларын очраталар икән, экологлар һәм муниципаль хезмәткәрләр беркетмә төзиячәк. Моның өчен Татарстан Административ хокук бозулар кодексының 3.6нчы мәддәсендә 2000нән 3500 сумга кадәр штраф каралган. Беркетмә төзелгәннән соң, комиссия утырышына капка төбе җыештырылганны, материалларны алганны күрсәткән фоторәсемнәрне дә алып килергә кирәк. Капка төпләрендә, койма буйларында чүп үстергән өчен дә беркетмәләр төзелә. Кычытканнарны, әрекмәннәрне, алабуталарны, билчәннәрне дә чабарга өйрәник.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International