Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртуга журналистлар арасында конкурс игълан итә.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртуга журналистлар арасында конкурс игълан итә. Анда республика күләмендәге, шулай ук район массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Конкурс республиканың бөтен территориясендә әйдәүче районнарның уңай тәҗрибәсен күрсәтү, урып-җыю кампаниясе алдынгыларына игътибарны җәлеп итү максатларында оештырыла. Конкурста катнашу өчен 2017 елның 2 августыннан 30 сентябренә кадәр Татарстанда уракның барышын яктырткан һәм телевидениедә, радиода чыккан һәм, көндәлек матбугат чараларында, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан эшләр кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 304 каб. Телефон: (843) 221-76-21.

Тулырак мәгълүматны түбәндәнге сылтама буенча кереп белергә мөмкин:http://agro.tatarstan.ru/rus/zhurnalistskie-konkursi.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International