Бүген яшь аналар бер-ике бала тәрбияләүне дә күтәрә алмастай авыр йөккә тиңлиләр. Андыйларга киңәш сорап, “Мамадыш“ совхозы бистәсендә гомер кичерүче Миләүшә ШАКИРОВАга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул – биш бала анасы. Күптән түгел генә аңа Татарстан Президенты Указы нигезендә, балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традцияләрен ныгытуга керткән өлеше өчен, республикабызның “Ана даны – Материнская слава“ медале тапшырылды.