Кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектлар тормышка ашыручылар игътибарына.

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы коммерцияле булмаган оешмалардан кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектлар тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан субсидия алуга конкурс игълан итә. Субсидияләр кино җитештерүгә чыгымнарны кире кайтару максатында бирелә.

Гаризалар 2017 елның 1-14 августында кабул ителә. Иҗади проектларның темалары, субсидия размерлары, шулай ук документларны бирү тәртибе белән  http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-sredi-sotsialno-orientirovannih.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Коммерцияле булмаган оешмалар документларын 9.00дән 18.00гә кадәр 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 425, 426 кабинетларга килеп тапшыра ала.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International