“Кавказская пленница” фильмын күрсәтү тыелырга мөмкин.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Русиядә 6-23 сәгать­ләрдә телевизордан алкоголь эчү процессын күрсәтүне тыярга тәкъ­дим итәләр. Башлангыч авторлары фикеренчә, спиртлы эчемлекләрне күрсәтү сәламәт булмаган тормыш рәвешен яшерен пропагандалау булып тора.

Бу җәһәттән “Киңкү­ләм мәгълүмат чаралары турында” федераль за­конның 4 мәддәсенә өстәмә кертмәкчеләр. Аңа ярашлы, 6-23 сәгать­ләрдә теле-, видео-, кино­программаларда, документаль һәм нәфис фильм­нарда алкоголь продукциясен куллану күрсәтелергә тиеш түгел.
Закон проектына бәя бирергә кушып, вәка­ләтле органнарга җибәрү үте­нече булган хат Премьер-министр Дмитрий Медведевка юлланган.
Дәүләт думасында һәм Иҗтимагый палатада бу башлангычны хуп­лая­чакларын бел­дер­гәннәр. Ләкин Русиядә мондый тыю үтмәячәк, дип бел­дерә экспертлар. Алар фикеренчә, сәнгать чынбарлыкны чагылдырырга тиеш, ә ниндидер аңлашылмаган мифлар уйлап чыгарырга түгел.
Исегездә булса, мондый тыюлар элек тә булгалады. Бервакыт эчкечелекне пропагандалый дип, иң яхшы коме­дияләрне күрсәтми башладылар. “Ләкин бүгенге кинофильмнарда алкоголь чын тормыштагыдан да күбрәк”, дигән фикердә СССРның халык артисты, режиссер Георгий Данелия.
— Гадәттә бүгенге киноларда ике кеше сөй­ләшергә утырса, бигрәк тә алар ирләр булса, шунда ук аракы салып эчеп җибәрәләр. Экранда бу тормыштагыдан да ешрак күзәтелә, — ди ул.
— Кичтән балалар белән кино карарга утырабыз, ә анда өлкәннәр аракы эчә. Начар геройлар да, әйбәтләре дә. Бала моны норма буларак кабул итә башлый. Аннары аңа алкоголь куллану зыянлы дип аңлату авыр булачак. Шуңа да балалар караган вакытта телевизордан спиртлы эчемлекләр куллануны күрсәтүне тыярга кирәк, — ди әлеге башлангыч авторы, Дәү­ләт алкоголь сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин.
Үзәктә яңа чикләүләр 2020 елга алкоголь куллану дәрәҗәсен 55 процентка киметергә мөм­кинлек бирәчәк, дип ышаналар.
Шулай да Дәүләт думасының кайбер депутатлары бу тыюлар белән ашыгырга ярамый, дип белдерә. Фильмнарны тыйганчы, җәм­гы­ятьне алкоголь­ләш­терүгә киртә куйган башка ысулларны гамәлгә ашырырга кирәк, дигән фикердә алар. Кайбер классик әсәрләрдә алкоголь куллану пер­сонажның характерын аңлау өчен мөһим. Бу фильмнарга да кагыла. Әйтик, “В бой идут одни старики” фильмында хәрби очучы белән пехотачы коточкыч сынаулардан исән калулары шатлыгыннан эчә. Бу фильм­нарны ниш­лә­тергә? Аларны 6-23 сәгатьләрдә эфирдан сызып ташлауны күз алдына китерү дә авыр.
Әгәр дә әлеге тыю кертелсә, телеканналлар шулай ук “Иван Васильевич меняет профессию”, “Бриллиантовая рука”, “Кавказская пленница”, “Самогонщики”, “Ирония судьбы...” кебек классик киноларны төнлә генә күрсәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International