Референдумага әзерлек буенча сөйләштеләр

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

20нче ноябрь көнне, ягъни бу атнаның якшәмбесендә шәһәрдә һәм барлык авыл җирлекләрендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдумнар уза. Үзебез торган җирдә яшәү шартлары тагын да яхшырак булсын, дигән һәркем анда катнашып, “әйе“ дип тавыш бирәсенә шикләнмәскә мөмкин.

Үзарасалым–халык бор-чылып күтәрә торган бар-лык проблемаларны да – юлсызлыкны, урамнарны яктыртуны, чишмәләрне төзекләндерүне, зиратлар ны яңа коймалар белән әйләндереп алуны уңай хәл итү өчен акча кертү юлы ул. Шәһәр һәм авыл җирлекләре хәзер төбәк проблемасын хәл итү өчен акчаны үзләре табарга тиеш. Ә аларның бюджетлары тиененә кадәр исәпләнгән һәм уңга-сулга җәелергә ирек бирми.Республика Президенты указы белән, халыктан җыелган үзарасалым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп килде. Монда баш ватып, катлаулы математик гамәл чишеп утырырга да кирәкми. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайта. Менә өч ел рәттән инде ул бездә 200 әр сум күләмендә җыела. Татарстанда аны күбрәк җыючылар да бар.

 Киләсе елда җыелган һәр сум акча 4кә тапкырланачак әле. 2018нче елдан – 2шәр сум гына өстәләчәк. Авылларыбызда багана башларында 180-250 ваттлы лампочка-лар тора. Аларны энергия саклый торган лампочкаларга алыштырып чыгабыз. Барысы ике мең лампочка алыштырылачак. Электр энергиясенә тотылган акчаларны экономияләү хисабына халыкның су белән тәэмин ителешен яхшыртырга мөмкинлек ачылачак. Бөтен райондашларыбызны да референдумда уңай тавыш бирергә генә чакырам, – ди муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Ришат СӘМИГУЛЛИН. Быел республика бюджетыннан акчаларның соңрак килүе һәм кышның иртәрәк башлануы сәбәпле, Олыяз, Уразбахты, Усали, Урта Кирмән авыл җир- лекләрендә юллар салуны төгәлләргә мөмкинлек булмавын, киләсе елда әлеге эшләрнең сыйфатлы итеп эшләнеп бетәчәген дә җиткерде ул. Халыкка эшләрнең сыйфатлы башкарылуы да кирәк.

–Мин шәһәрдәшләребезнең Мамадышның патриотлары булуларына ышанам. Бу референдумдагы акчаларга шәһәребездәге яктырткычларны яңартуны, яңа урамнарга куюны төгәллиячәкбез. Автобус тукталышлары павильоннарын да яңартасыбыз бар. Күпкатлы йортлар яннарына балалар мәйданчыклары кирәк. Бөтен шәһәрдәшләребездән дә аңлау һәм ярдәм көтәбез, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит ГАРИПОВ. “Ил төкерсә – күл була“, – дигән борынгылар. Бер елга 200 сум акча – күп түгел. Ә аңа башкарылган эшләр – күзгә күренә, аларга күңел сөенә. Туган җиреңнең патриоты булу төшенчәсе дә бар бит әле. Патриотлык менә шушын- дый чакларда, күмәк эшләрдә күренә дә инде. Мамадышның һәм авылларыбызның яшәү шартлары яхшы булуы бөтенебезгә кирәк. Ул акчаларны да гел биреп тормаслар. Булганда алып калыйк!

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International