Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, машина ачкычы, район башлыгының 1 000 000 сумлык сертификаты, хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре – 9нчы февраль көнне район мәдәният йортында тарихта моңарчы күрелмәгән супертекә һәм масштаблы бәйрәм тамашасында ”ТАТМЕДИА” АҖенең “Нократ” (“Вятка”)” мәгълүмат-матбугат” филиалына тапшырылган бүләкләрнең бер өлеше генә әле бу! Ә коллектив “Гасыр премиясе” өләште.