ГАЛИҖӘНАП ГАЗЕТА

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Үзебезнең тамаша 9нчы февраль. Дөнья халкының күзе телевизорда - Көньяк Кореяда узачак кышкы Олимпия уеннары ачылышын карый. Ә Мамадыш җанатарларының бүген зарыгып көткән үз тамашалары. Район мәдәният йорты фойесында җанлылык, билетларга күптәннән аншлаг булса да, һаман агылалар. Аларны Венеция артистлары каршы ала. Халык музей хезмәткәрләре әзерләгән экспозиция белән таныша; шәһәребезнең балалар бакчалары көче белән ясалган экспонатлар янында фотога төшә; әле яңа гына табадан төшкән “Матбугат аксакалы” һәм “100 лет газетной строки” дип исемләнгән китапларын тәкъдир итүче автор – Вәрис Гали белән әңгәмә кора; подписка өстәле янында газетага 2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен язылырга ашыга; тантана өчен махсус әзерләнгән шам- пан шәрабе пирамидасы янында юбилей хөрмәтенә тостлар әйтелә... Районыбыз җитәкчеләре, башкалабыздан, күрше районнардан килгән кунаклар, матбугат вете- раннары, газета укучылар – барысы, барысы бергәләп “Нократ” газетасының 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык! Венеция клоуннарының сәхнә алдында күрсәткән тамашасы, ком шоуында чагылдырылган газета тарихы һәркемне җәлеп итте. Серне бергәләп чишәбез Кичәне алып баручылар –Татарстан Респу- бликасының атказанган артисткасы Гөлназ СӘФӘРОВА һәм “Мамадыш ТВ” телеканалы, “Нократ дулкыннары” радиосы диджее, танылган тамада –Илнур ЮНЫСОВ интрига арты интрига кора. Сәхнә түрендә зәңгәр утлар чәчеп торган нәкышлы кысаларда балкыган ун статуэтка –“Гасыр премиясе” серен, әйдәгез, тәртип белән бергәләп чишәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International