ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Хат ташучылар өчен “урак өсте“ бара – халыкны 2017нче елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыруның санаулы көннәре калды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгать игътибарын социаль мәсьәләләргә җәлеп итү максатыннан оешмалар дәрәҗәсендә "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын үткәрә.

12 июньдә ил халкы Россия көнен билгеләп үтәчәк. Агымдагы елда ул дүшәмбегә туры килә, шуңа күрә россиялеләр өч көн рәттән – 10, 11 һәм 12 июньдә ял итәчәк.

Татарстан Республикасында чәчү оешкан төстә узды, һава шартларының шулай торуы да чәчүлекләр чыгышына уңай тәэсир итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Районыбыз мелиораторлары ел саен мәктәпләребездәге сугару җайланмаларын эшләтеп җибәрүдә, алар көйсезләнгәндә, көйләп бирүдә ярдәм күрсәтәләр. Сугару җайланмаларын кулланып яшелчәләрдән мул уңыш алып булуын үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында да раслыйлар алар.

Русиядә 6-23 сәгать­ләрдә телевизордан алкоголь эчү процессын күрсәтүне тыярга тәкъ­дим итәләр. Башлангыч авторлары фикеренчә, спиртлы эчемлекләрне күрсәтү сәламәт булмаган тормыш рәвешен яшерен пропагандалау булып тора.

Хезмәт законы бозылу хакында"Халык контроле"нә хәбәр итәргә була.

Мария Никаноровна Җөри авылында ишле гаиләдә туган. Хәзер инде аңа 87 яшь. Сугыш чо- рының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше ул – тыл ветераны.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International