Россия Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәсе коронавирус белән бәйле рәвештә халык белән яңа эш режимы турында хәбәр итте.

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультация һәм аңлатмаларны 8 (85563) 3-19-65 телефоны буенча яки Татарстан Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгендә 8 (843) 279-27-27 телефоны буенча алырга мөмкин.

Гариза бирү кирәк булган очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрергә мөмкин www.pfrf.ru

Килмичә генә хәл итеп булмый икән, кабул итүгә алдан сайт аша яки 8 (85563) 3-19-65 телефоны буенча язылырга кирәк

Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International