Җиңү көненә туган якны өйрәнү музеенда «Хәтер стенасы» барлыкка киләчәк. Мамадышлылардан аны оештыруга үз өлешләрен кертүләрен сорыйлар.

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Җиңү көненә туган якны өйрәнү музеенда «Хәтер стенасы»барлыкка киләчәк. Мамадышлылардан аны оештыруга үз өлешләрен кертүләрен сорыйлар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда «Хәтер стенасы» - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләреннән торган истәлек мемориаль экспозиция төзелә. Фотолар теләсә кайсы форматта кабул ителә: хәрби һәм штат киемендә, ялгыз һәм төркемчә. Барлык фоторәсемнәр сканерлана һәм кире кайта. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында документлар, хатлар, истәлекләр җыю бара. Без бергә һәлак булганнарны искә алабыз, тарихыбызны сакларбыз һәм яңадан торгызырбыз.

Барлык материаллар да Мамадыш ш., Совет ур., 12 Б адресы буенча кабул ителә,

телефон: 8(85563) 3-35-14, электрон почта: mamad-myzei@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International