Күңелләрдә сакланырлык бәйге.

2018 елның 18 мае, җомга

Әле күптән түгел генә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында “Мин татармын, мин бит татар баласы“ бәйгесе уздырылды. Аның беренче туры авыллардаге һәм шәһәрдәге балалар бакчаларында үтте. Ә инде иң-иңнәре йомгаклау турына “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге мәдәният йортына җыелдылар. Уку елы башында игълан ителгән конкурс үз алдына заманча милли киемнәргә кызыксыну уяту, гаиләләр һәм балалар бакчалары арасында элемтәне ныгыту, татар телен ярату, аның белән кызыксыну хисләре тәрбияләү, милли киемне иң яхшы тәкъдим итүче гаиләләрне барлауны максат итеп куйган иде. Әлеге чарага барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр җитди якын килгәннәр. Йомгаклау турында сәхнәгә Алия һәм Салават МИФТАХЕТДИНОВлар (“Миләшкәй“ балалар бакчасы) өч балалары – өч яшьлек Ралия, ике яшьлек Рәмис һәм ике айлык Рания белән чыккач, тамаша залы көчле алкышларга күмелде. “Ай, былбылым“ җырын бергәләп башкардылар алар. Ралия үзенә әнисе теккән күлмәк, жилет, калфаклары турында тәфсилләп сөйләде. Түбән Тәкәнештән Ильмира һәм Флорид РӘХИМОВлар гаиләсендә ике кыз – Самира һәм Алина тәрбияләнә. Шул ук төбәктән Руфинә һәм Дамир БАЙТИРӘКОВлар да ике балага гомер бүләк иткәннәр: Камилә һәм Исламга. Әлеге гаиләләр бай эчтәлекле композиция әзерләгәннәр иде. Алар тормышта татар бизәкләрен кайларда кулланулары турында сөйләделәр. Аякларындагы читекләрен дә алар үзләре төрле бизәкләр белән бизәгәннәр. Үз куллары белән чиккән күлмәкләре дә бик килешле. Хәтта брошкаларын да үзләре ясаган булып чыктылар. Берничә әби Түбән Ушма, Түбән Козгынчы балалар бакчаларында тәрбияләнүче оныклары өчен өченче буын булып чыгыш ясадылар. Кызлары Зәмирә “Миләшкәй“ балалар бакчасында тәрбияләнүче Зөлфия һәм Наил ВАХИТОВларның чыгышлары да күңелләргә үтеп керерлек булды. Әти-әни һәм бала бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә, татар киемнәре, гореф-гадәтләре, бизәнү әйберләре, чулпылар, күн итекләр, киемнәрнең ничек тегелүе турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Зәмирә, чулпыларын чыңлата-чыңлата, “Пар канат“ җырын башкарганда кем генә күз яшен тыя алды икән? Сәхнәдә һәр төснең ни аңлатканы турында да сүзләр булды. Кыскасы, бәйге бик күңелле узды. Аның нәтиҗәләренә килгәндә, мәртәбәле жюри авыллардагы балалар бакчалары арасында беренче урынга – түбәнтәкәнешлеләр, шәһәрдәгеләрдән – “Миләшкәй“ лаек дип тапты. “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова һәр балага, гаиләгә, балалар бакчаларына кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Балалар Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнделәр. ЛУИЗА МИС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International