Авылыбыз күрке сез.

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Моннан 70 ел элек син–әниебез Вәсия, Югары Яке авылында Мөхәммәтшиннар гаиләсендә 8нче бала булып тугансың. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән.

Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе – булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән. Дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра.

Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иңсөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган безнең әтиебезне – Фәйзрахман Вафинны үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дәүзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны табып, зур табынга бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, сезнеңуңышыгыз.

Дөньяга килгәнең үскәнең аннан соң безнең сөеклеәтиебезне үзеңә яр иткәнең, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сиңа! Инде без үссәк тә туган өебез һаман үзенәтарта. Чөнки анда сез бар. Без туган-үскән өебезгәтормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса арыныр, ял итәр, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. “Тагын китәләр“, – дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны, үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.

Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.

Әнием, сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен–һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иңкадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәгеҗыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичәрәнҗеткән булсак, гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.

Ата-ана өчен бала, ничә яшьтә булса да, барыбер бала.Үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенүхисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итәбез. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез!

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыгыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генәбашкарсыннар.

Рәхмәт сиңа, әнкәй,

                     яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа, безне

                   яшәткәнең өчен.

Балам, оныгым,

                    оныкчыгым диеп,

Күз нурларын җәлләмичә, Кайткан саен назлап,

       сөеп йоклатканың өчен.

Балалары: Фәнил-Рәмилә, Фәния-Ралиф, Әлфия-Ильяс, оныклары, оныкчыгы Ясминә.

Кайтам әле, бүләгемне

Тотып әни яннарына.

Яке юлларына керүгә,

Җылы керә җаннарыма.

Өч балаңны үстердең

Кайгы җиле тидермичә.

Яшәсәк иде тагын да

Бергәләп, исәп күрмичә.

Әни” сүзен ишетүгә

Килә күз яшьләре.

Эх, ничек рәхәт соң

Әни”, – диеп дәшүләре.

Рәхмәтлемен Ходаема,

Ничә еллар буена,

Мина “Әни”,–диеп,

Кат-кат дәштерүенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International