“Курчактерапия” технологиясен кулланып “Мартиничка” дип исемләнгән дәрес үткәрде.

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 18 апрель көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  “Курчактерапия” технологиясен кулланып “Мартиничка” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Әлеге чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган балалар катнашты. Дәрес барышында белгечләр балаларны обряд курчакларының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар,  кайчы белән  эш иткәндә куркынычсызлык техникасының кагыйдәләре үзләштерелде. Курчак ясауда балалар бик актив катнаштылар.

Дәрес максаты: балаларны рус халкының борынгы йоласы белән таныштыру, йола буенча җепләр кулланып курчак ясау,балаларның социаль адаптациясен яхшырту, коллективт иҗади эшчәнлекне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International