Минтимер Шәймиев Татарстан хатын-кызларын котлады

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен котлау чарасы узды. Быел бу исемгә 10 номинациядә 700дән артык катнашучы дәгъва белдергән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче булып “Ана – хатын-кыз” номинациясендә дүрт герой-ана бүләкләнде. Алар 8 бала анасы Нодира Әвләярова, 11әр бала тәрбияләүче Лилия Даишева, Екатерина Орлова, һәм Гөлфирә Асадуллина.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәркайсына сабырлыклары өчен олы рәхмәтен җиткерде. Ул ир-атларга мөрәҗәгать итеп, алардан сабырлык үрнәге алырга чакырды.

атарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә республиканың төрле районнарыннан килгән: Таисия Дорофеевага, Мамадыштан Сания Насыйбуллинага, Нина Рәхимовага, Сария Мәсхутовага, Марина Березкинага диплом һәм бүләкләр тапшырды.

“Ел үрнәге хатын-кызы” булып быел Республика клиник хастаханәсе баш табибының акушер-гинекология ярдәме буенча урынбасары Илмира Галимова танылды. Нәкъ менә перинаталь үзәктә җиде меңнән артык сабый дөньяга килгән.

Танылган сәнгать әһелләре, җырчылар Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллинаны “Хатын-кыз – мәдәният һәм рух байлыгы” номинацияләрендә җиңүчеләр итеп алкышладылар.

Танылган Россия актеры Михаил Пореченковның Татарстан хатын-кызларын котлавы күңелле бер сюрприз булды.

Җиңүчеләр арасында ир-атлар булуы да традициягә керде. “Ир-ат – лидер” һәм “Ир-ат – шәфкатьле йөрәк” дипломнары быел Казаннан хәйрияче Рөстәм Рамазановка һәм Чирмешәннән бертуган Әгъләмовларга тапшырылды.

Бәйге һәр елны уздырылып килә һәм аның оештыручысы – “Татарстан хатын-кызлар” төбәк иҗтимагый оешмасы. Шулай ук оештыруда Татарстан Профсоюзлар федерациясе, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный катнаша. Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International