Уразбахтаның ак әбисе 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

2018 елның 2 марты, җомга

Уразбахты авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Сания Сәхап кызы Шакирова шушы араларда үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов,  балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, авылдашлары тәбрикләде.

Рөстәм Гомәр улы юбилярга районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның котлау хатын да тапшырды.

Сания Шакирова сугыш елларыннан башлап авылда хезмәт куйган, колхозда төрле эшләрдә катнашкан. Алар буыны, вакыт белән исәпләшмичә, көнне-төнгә ялгап эшләгән. Сания Шакирова җәмәгате Зиннур белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Зиннур абый соңгы елларда Уразбахты авылының имамы вазыйфаларын башкарды. Бүген Сания апа улы Рамил гаиләсендә гомер кичерә, намазларын калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International