ЭШЛЕКЛЕ СӨЙЛӘШҮ

2018 елның 2 феврале, җомга

Эш бар һәм булачак: Мамадыш студентлары район башлыгы белән ачыктан-ачык сөйләштеләр. Узган җомгада район мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Ивановның студентлар белән очрашу кичәсендә аншлаг иде. Мондый чара беренче тапкыр гына узмый инде. Әлеге очрашулар районга яшь, квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен оештырыла. Анатолий Петрович районның социаль-икътисадый үсешендәге перспективалар, гамәлдәге программалар, кадрлар кытлыгы турында сөйләде. “Һәркайда үҗәтлек күрсәтергә, үз эшеңнең чын остасы булырга омтылырга кирәк. Максатчан, оста белгечләр һәр даирәдә кирәк,“ – дип ассызыклады район башлыгы. Үзенчәлекле тамашачылар каршында төрле оешма-предприятие җитәк- челәре дә чыгыш ясады. Югары курс студентлары бик күп сораулар бирделәр һәм аларга җентекле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International