Уррра, тагын чана шуабыз!

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Даны Россия күләмендә танылырга өлгергән "SUNNYФЕСТ“ креатив чаналар фестивале Мамадышыбызда быел да булачак! Аның оештыручылары – “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе“нең иҗтимагый төбәк оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты. Быелгы чараның үзенчәлеге нидә, безне нинди кызыклар, яңалыклар көтә?

–Узган ел шәһәребездә, чынлап та, шаккатмалы фестиваль булды. Аның нәкышлы, якты бизәкләре, шау-шулы маҗаралары һаман хәтердә. Чара Россия күләмендәге вакыйгалы туризм – “Russian Event Awards – 2017“ буенча милли премиянең “Иң яхшы яшьләр туризм вакыйгасы“ номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Сез, “Безнең Татарстан“ Яшьләр форумында “Кече Ватан территориясе“ тема мәйданчыгында беренче дәрәҗәдәге җиңүче дипломы белән дә бүләкләндегез. Котлыйбыз! Ел саен гыйнварның соңгы шимбәсендә бу бәйрәм Мамадышыбызга әйләнеп кайтачак, дигән идегез. Билгеләнгән вакытка санаулы көннәр генә калды. Әзерлек эшләре ничегрәк бара? Анда быел катнашу кагыйдәләре турында сөйләгез әле?

–Быел икенче тапкыр уз- дырылган фестиваль республика кысаларыннан чыкты, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар көтәбез. Былтыр- Вакыйгалы туризм УР-Р-РА, МАМАДЫШТА ТАГЫН ЧАНА ШУАБЫЗ! гы 18-35 яшькәчә дигән чикләүләр хәзер юк: 18 яше тулган һәркем чарада катнаша ала. Теләүчеләр күп. Инде 14 команда гариза бирде. Ainuraglym@ mail.ru электрон почтасына гариза җибәрү шарт. Алар агымдагы елның 20нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Контакт телефоннары: +79274703615, 8(85563)3- 24-00. Сайт: http://amo-rt. tatarstan.ru/rus/sunnyfest. htmү “Вконтакте“да “Фестиваль креативных санок "SUNNYФЕСТ" төркемебездә дә барлык яңалыклар белән таныша аласыз. Анда узган елгы фестивальнең иң яхшы чанасын барлауга интернет-версия ярышы да тулы көченә бара, кереп тавыш бирергә ашыгыгыз. Фестивальдә катнашучыларга таудан шуу өчен оригиналь чаналар ясарга кирәк. Аларны конструкцияләргә керешкәнче, таләпләрне яхшылап өйрәнсеннәр. Чанада металл, кисүче, үткен элемент һәм предметлар булмасын. Кеше этү нәтиҗәсендә хәрәкәткә килсен, өстәмә энергия чы- ганаклары кулланылмасын. Аларның үлчәмнәре төрле, ләкин киңлекләре 2 метр- дан артмасын. Тиешле кагы- йдәләр үтәлмәгән очракта, фестивальне оештыручылар катнашучыларга дисквалификация үткәрергә мөмкин. Мәҗбүри шартларның берсе – һәр команда таудан чанасы белән төшеп киткәнче, музыка астында 1-2 минутлык креатив чыгыш ясарга тиеш. Чанада минимум 2 (максимум 5 кеше) утырып шуып төшә.

–Ниндирәк номинацияләр бар. Аларны бәяләүнең критерийлары ничек? –Ярышта катнашучылар “Күрелгән хәлме бу?!“ (“Где это видано?!“–иң креатив чана); “Креатив!“ (Костюмнар һәм чыгышлар креативлыгы); “Майлагандай!“ (“Как по маслу!“ – таудан иң тиз шуып төшүче); “Килеп җиттек!“ (“Докатились!“ – иң ерак араны үтү) номинацияләрендә көч сынашачаклар. “Тамашачылар мәхәббәте“ призы да булачак. Бәяләү критерийларына килгәндә, әзерләнгән конструкцияләрнең ныклыгы, сыйфаты, креативлыгы; командаларның исеме, костюмнары, артистлыклары; чаналарның тизлеге, үтү ераклыгы; тау төшүгә иҗади якын килү – барысы да исәпкә алыначак.

–Җиңүчеләрне нинди призлар көтә? –Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. 1 - 2 - 3нче урыннар алучыларга, шул бүләкләр өстенә, һәр номинациядә 10, 8 һәм 7 меңәр сумлык акчалата призлар да каралган. Барлык хыялларны чынга ашырырлык финанс мөмкинлекләре табылсын иде дигән теләктә калам. Яуланган югары исемнәрне быел да лаеклы тотарга, Мамадышыбызның данын еракларга таратырга, “Акчагыз булмаса, Парижга, килегез Мамадышка!“ – ди- гән чакыруның һәрчак актуальлеген тагын исбатларга иде! Позитив дәрьясында йөзәсегез, ел буена җитәрлек уңай тәэсирләр аласы- гыз, чын кышкы бәйрәмдә катнашасыгыз килсә, 27нче гыйнварда, 13.00 сәгатьтә шәһәребезнең җәяүле Совет урамына рәхим итегез! Шәп булачак! Әңгәмәдәш – А ЛСУ СПИРИДОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International