"Керәшенчә винегрет"ның Мамадыш рецепты

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Октябрь башында Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Керәшенчә винегрет” концерты шаулап узды. Уңышлы чарадан соң, проектның авторлары Светлана һәм Евгений Максимовлар “Керәшенчә винегрет”ны Татарстанның карендәшләр күпләп яшәүче районнары рецепты буенча оештырырга җыена.

Беренче рецепт Мамадышныкы булачак. 5 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Мамадыш төбәгеннән чыккан җырчыларның җырулары яңгыраячак. Программада үзәкләрне өзә торган халык һәм популяр эстрада җырлары, дәртле биюләр, төбәкнең фольклор ансамбльләре чыгышлары каралган. Шулай ук, истәлеккә бүләкләр дә уйнатылачык, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тамашачыларны Георгий Ибушев, Валерий Шрыков, Григорий Сергеев, Степан Спиридонов, Елена Григорьева, Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Регина Павлова, Александр Игнатьев, Геннадий Григорьев, Геннадий Сармаков, Ольга Бачкова һәм Дүсмәт авылының фольклор ансамбльләренең матур чыгышлары көтә.

Килегез, шәп булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International