Энгель Фәттахов тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә яшьтәге оешма хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау сүзе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында басылган.

“Кеше тормышы балалар бакчасыннан башлана. Республиканың кечкенә кешесенең нинди булып үсүе, нинди гражданин булуы – күпчелек очракта сезнең белем-тәрбия бирүдән, тәҗрибәгездән, сабырлык һәм балаларны яратуыгыздан тора”, - диелгән котлауда.

Энгель Фәттахов педагог балаларны яратырга һәм аларның сәләтләрен үстерә белергә тиеш, дип белдерә.

Министр сүзләренчә, республиканың балалар бакчаларында 22 меңләп тәрбияче һәм 30 меңләп башка хезмәткәр эшли, алар һәр көнне йөрәк җылысын нәниләргә бирә.

Энгель Фәттахов тәрбиячеләргә һәм мәктәпкәчә яшьтәге оешма хезмәткәрләренә сайлаган хезмәтләренә тугры булып калуларын һәм тормышларында бәхет, шатлык, сәламәтлек тели. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International