ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кытайдан төп т-туры эш кабинетына.  Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов 2 атналык хезмәт  командировкасыннан  туп- туры эшкә кайтты. Беренче кичне үк ул Питрәчтә узучы «Созвездие-Йолдыздык» фестиваленең гала-концертына барып талантлы яшь мамадышлыларның чыгышын карады, ә дүшәмбе иртәсендә 2,5 сәгатькә  сузылган гомумрайон планеркасын оештырды.  «Бүген 1 апрель булса да, бу шаярту түгел,   эш күп, барлык өлкәдә дә  да активлашуыгызны сорыйм», дип тәмамлады ул үзенең чыгышын. Ә бүгенге көндә район башлыгы Казанда булды. "Казан Экспо" да "2023 елда энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча  дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. Аннан Анатолий Иванов диплом һәм лауреат Кубогы белән кайта. Мамадыш районы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәм 2023 ел йомгаклары буенча энергияне саклауның һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруның иң яхшы күрсәткечләренә ирешкән өчен бүләкләнде.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Районда су басу турында бүген муниципалитетның иртәнге планеркасында 5 нче ЗПСО начальнигы Сергей Зимин хәбәр итте. Район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә алар су басуның иң начар сценарийлары һәм аны кисәтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Синоптиклар якын көннәрдә яңгыр һәм җылыну вәгъдә итә, бу актив рәвештә кар эреүенә китерәчәк. Елгалар тула, аларда суның максималь дәрәҗәсе нормадан югарырак булыр дип көтелә. Ул - 16 сантиметрдан 77 сантиметрга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Бүген Мамадышта гомумрайон ифтарын үткәрергә әзерләнәләр. Ул 2 нче лицей базасында узачак һәм анда 300 дән артык кеше катнашыр дип көтелә.  Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов оештыручылардан ифтарны ислам диненең гореф-гадәтләрен саклап  үткәрүне сорады.


29
март, 2024 ел
җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата: 01.03.2024 «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 25 декабрендәге 668-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, аның нигезендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә административ хокук бозулар исемлеге өстәлде.

 

Прокуратура органнары һәм хокук саклау органнары кабул иткән чараларга карамастан, киберҗинаятьчелек дәрәҗәсе тотрыклы югары булып кала, 2022 елда РФдә 522 мең җинаять теркәлгән, бу 2021 елга караганда 0,8 процентка күбрәк. Шул ук вакытта аларның өчтән бере генә ачылган (27,8 %). Мондый җинаятьләрнең яртысын диярлек мобиль элемтә чараларын яки "Интернет" челтәрен кулланып караклык тәшкил итә.

 

"Мобиль банк" хезмәтен кулланып башкарылган мошенниклык очраклары ешайды

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.

Мөстәкыйль һәм керемнәрне вакытында декларацияләү вакытны һәм акчаны янга калдыра

Әгәр 2023 елда сез күчемсез милекне минималь биләү срогыннан иртәрәк сатсагыз (бүләк алганда яки мирас буенча 5 ел, яки сатып алганда 5 ел), яки якын туганыннан булмаган бүләккә күчемсез милек алган булсагыз, мәҗбүри рәвештә салым органына 2024 елның 2 маеннан да соңга калмыйча 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тапшырырга кирәк. Әгәр дә бу килеп чыкмаса, салым органнары тикшерү уздырырга һәм НДФЛны декларациясез тәртиптә җиткерә ала.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 27 марты 18.00 сәг. 28 марты 18.00 сәг. аралыгында һава торышы турында 


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» һава торышы турында хәбәр итә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International