–Пенсияне Омардан китерәләр. Аларны алып килүчегә алдан хәбәр итеп, ашамлыкларга заказ бирәбез. Кышын почта таратучыга “Буран“ ялларга туры килә.
–Бәйрәмнәр күптән онытылгандыр инде?
–Юк, сөбханалла. Быел Яңа елны ахирәтем Мария, 20 елдан артык авылда яшәүче Владимир Уткин белән каршыладык. Дини бәйрәмнәрне дә онытмыйбыз.
–Бер-берегездән ерак яшисез, еш аралашасызмы соң?
–Кышын кар рәшәткә биеклегендә була. Шулай булса да мин – Мариягә, ул миңа килергә җай табабыз. Кәрәзле телефоннан даими хәлләребезне белешеп торабыз.
Антонина Горшунованың авылдашы Мария Тинкина Покровскоеда туган. Кызганычка каршы, гаилә кормаган. Бүген ул туганының йортында яши. Чөнки үзенең йорты моннан дүрт ел элек янгында юкка чыга. Сүз уңаеннан, Антонина ханым да икенче йортта яши бүген. Аның да йорты яна. 73 яшьлек Мария апа дистәгә якын кәҗә тота, тавыклар асрый. Тагын бер танышыбыз Владимир Уткин 1992-1995нче елларда Дегетле колониясендә утыра.
Җәза срогын тәмамлаганнан соң Покровское авылында бер карчыкка йортка керә. Менә егерме елга якын инде ул бер кайда да эшләмәгән. Карчыкның пенсиясенә көн күргән. Ел саен Чулман буенда балык тотарга килгән чит шәһәрләр кешеләре белән таныша. Соңгылары аңа кием-салым биргәлиләр, ашамлыклар белән тәэмин итеп торалар икән. Берсе “Ока“машинасын калдырып киткән.
–Аякларым авырта, суга шуның белән йөрим, – ди ул.
Элегрәк балык сатып та акча эшләгән. Киләсе елда аңа 65 яшь тулачак. Яке авыл җирлегенең үзенә пенсия рәсмиләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнеп ята ул бүген.
Соңгы сүз
XXI гасырда яшәсәк тә, әле дә булса газсыз, юлсыз, сусыз интеккән авыллар байтак. Күптән инде яңа авыллар үсеп чыкмый, аларның иң яшьләренә дә хәзер кимендә йөз елдыр. Шулай булуга карамастан, кешеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен илебезгә, хөкүмәтебезгә шушы вакыт та җитмәгән. Ә менә шәһәрләр янында үсеп чыккан яңа микрорайоннар алай интекми, күп дигәндә биш-ун елда газлы да, сулы да итәләр үзләрен, юлы да салына. Нигә соң авылларга һаман игътибар юк? Югыйсә, нәкъ шул авыл агае шәһәрне туендыра бит! Тора-бара кайбер торак пунктларын Покровское язмышы көтмәс, дип кем гарантия бирә ала. Күп авылларда яшәгән әби-бабайларның инде мал-туар тотарлык хәле юк. Ә бүгенге картлар — сугыш чоры балалары, җимерек илебезне аякка бастыручылар, безнең дәү әти-дәү әни һәм әти-әниләр. Шәһәрдә адым саен супермаркетлар ачылганда, без ун адымдагы кибетне ерак дип санап, биш адымдагысына йөрүне хуп күргәндә, җитмешне узган авыл картының тоз, он, шикәр сатып алу өчен, көрткә-пычракка батып, җәяүләп ун-егерме чакрым ара үтүе — авыллар проблемасына кул селтәү генә түгел, ә башка сыймаслык кыргыйлык. Тарих безгә боларны кичермәс...