ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренеш.

Районыбыздагы демографик
хәл чаң кагарлык: быел ел
башыннан бирле 330 кеше
үлгән, 149 бала туган! Әлеге
аяныч саннарны газетабызның
алдагы санында да бәян иткән
идек инде. Теманы уртага
салып сөйләшүләрне дәвам
итәбез. Бүген редакциябез
кунагы – район Гражданлык
актларын теркәү хезмәте
бүлеге начальнигы Айгөл
ӘХМӘТШИНА.

21 июльдә Тирәч авылы наратлыгында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.

Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була.

Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

Күптән түгел Казандагы бер затлы ресторанда җырчы Рамил Закиров һәм сөйгәне Илүзәнең туйлары узды. Туйны “Татар радиосы” ди-джее Рамил Шәрәфиев алып барган. Туйны кавышкан яшь пар бик оригиналь рәвештә - бассейнга сикереп тәмамлаган.

Азнакай республикада беренчеләрдән булып уракка төште. "Азнакай" агрофирмасы "рыжик" көзге культурасын суктыра башлады. Ул барлыгы 2700 гектар мәйданда чәчелгән, дип хәбәр итә район газетасы.

12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узган.

18 июльдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International