ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Апрель аенда бакча кышкы йокысыннан уяна, моны күп бакчачылар түземсезлек белән көтә. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч һ.б. яшелчә, чәчәк үрентеләре үсеп утыра.

90нчы елларда без яшәгән шәһәрдән Казанга һәр сәгать саен автобус йөри иде. Кире кайтканда да шулай ук. Ә хәзер, автовокзал ябылып, рейслар бетерелгәч, таксистларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Таксида кыйммәтрәк, әлбәттә, тик алар өйдән үк алып китәләр, бер проблемасыз Казандагы адресатка алып барып җиткерәләр дә. Лаеклы ялга чыккач, мин дә башкаладагы туганнарым янына ешрак йөри башладым.

Беркөнне, иремнең температурасы күтәреде дә, телефоннан тиз генә авылыбыз фельдшеры Эльмира Галиевага шалтыраттым. Сәламәтлеген тикшертергә Алабугага киткән икән. Эш сәгате күптән чыккан, кич җиткән булса да, кайтканда барыбер кереп, хәл белеп, дарулар калдырып китте. Аның бик ышанычлы, тынгысыз, иптәшләре өчен борчылучан икәнен мәктәптә укыган вакытта ук белә идем, үзебезнең укучы бит.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру көннәре турындагы карарга кул куйды.

Шәдче төбәге элек-электән җырга-моңга бай булды. Район мәдәният өлкәсендә бу якның үзешчәннәре үзләренең осталыклары белән аерылып торалар. Берәр чара үткәрелә калса, олысы- кечесе сәхнәгә чыгып, моңлы, аһәңле тавышы, оста биюләре белән тамашачыларның мәхәббәтләрен яулыйлар.

Җирнең кадастр бәясе белән килешмәгән очракта нишләргә икәне дә билгеле.

Шәһәребездәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Усали авылында туып-үскән күренекле якташыбыз, галим, рәссам-каллиграф, шәҗәрәче, дизайнер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Татарстан халык сәнәгате һөнәрләре палатасы, РФ Милли каллиграфлар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Туган якка мәхәббәт белән“ дип аталган гарәби матур язу күргәзмәсе зур оешканлык белән бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International