ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

1918нче елда депутатларның өяз Советы башкарма комитеты Президиумы була. Анда өяз территориясендә хәлнең кискенләшүе, шушы уңайдан хәрби эшләр буенча комиссариат оештыру кирәклеге карала

Әлбәттә, авыл кешесен кызыктырырлык һәм үз эшләрен башлау өчен җөмһүриятебездә төрледән төрле программалар кабул ителде. Районыбызда аларда катнашып, үз эшләрен булдырып, үсешкә йөз тотып, алга карап эшләү – авылда да бүгенге көн таләбенә әйләнә баруын аңлаучылар саны да соңгы елларда шактыйга җитте. Тик шунысын истән чыгармыйк – теләсә нинди башлангыч тырышлык һәм уңганлык сорый. Авыл ялкауларны сөйми. Ә яшим диючеләргә эш тә табыла, уңыш та килә. Мамадыш муниципаль район башлыгы урынбасары РИШАТ СӘМИГУЛЛИН белән әңгәмәбез шул хакта.

Бүген ир-атлар арасында руль артындагы гүзәл-затларны граната тоткан маймылга тиңләргә яраталар. Каршыга килгән машинаны гүзәл зат “иярләгәнен“ күргәч, автомобилеңне юл читенәрәк алырга тырышу бәла- казалардан коткарыр, диючеләр дә юк түгел.

Казан рәссамы Василий Турин үзенең график эшләрендә беренчеләрдән булып ХIХ гасыр башындагы Казан күренешен сурәтләгән. Казан Университетында белем алган чагында Толстой да Казанны әнә шундый итеп күрә.

Мамадышның “алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант“ юбилярларыннан үзләре хакында хәбәр итүләрен сорыйлар.

2018нче елның 17нче апрелендә Мамадышта балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелә.

Ел саен Фирдания исемле хатын авылыбызга килеп тавык-чебешләр сатып йөри. Күпләп алып калам, бик әйбәт үсәләр, рәхмәт төшкерләре! 

Быел Биләр тарихи- археологик музей-тыюлыгында яшьләр өчен “Сәләт”  форумының алты сменасы узачак.

15 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә “Кызыл пасха“ дип аталган православие иҗаты фестивале була.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең һәм террорга каршы көрәш комиссиясенең уртак утырышлары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International