ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Казанда, шулай ук Татарстанның Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар үткәрә.

Бакчачының кызу эш вакыты кайчан башлана, дип уйлыйсыз? Февральдә! Халык гомер-гомергә борыч һәм баклажанны февральдә, ә помидорны март башында утырткан. 

 

Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Ушмада “Сәламәтлек“ кышкы спорт уеннары узды. Аларның максаты – авылда яшәүчеләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр тудыру. Бәйгеләрдә безнең “АПК “Азык-төлек программасы“, Кукмара районының “Урал“ җәмгыятенең – ике, “Восток“ һәм “Вахит“ хуҗалыклары командалары катнашты.

Якташыбыз күпсанлы шигырь-поэмалары, нәсер-парчалары, әдәби-документаль әсәрләре һәм тарихи-публицистик язмалары өчен Ломоносов, Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур, Башкортостанның Мәҗит Гафури, Удмуртиянең Риза Шәфи исемендәге премияләренә, башка бүләкләргә лаек булган шәхес. Төркиянең дәүләт, Азия илләренең “Лотос“, Россиянең Платонов, Татарстанның Тукай премияләре лауреаты Ринат Мөхәммәдиев Шаһинур Мостафинның эзтабар буларак эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган әсәрләрендә татар халкының бөеклеге.

Узган шимбә тагын бер авыл бәйрәменең шаһите булдык. Җәнлек совхозы бистәсендә Урманчы авыл җирлеге башлыгы призына спорт бәйрәме оештырдылар.

Татарстан Республикасы авылларында яшәүче хатын-кызларның бала тудыруларын арттыру максатыннан, 2018нче елдан ТР Министрлар Кабинеты, республика бюджетыннан, бер тапкыр өстәмә акчалата түләүләр кертте. 27нче санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мамадыш муниципаль районындагы бүлеге мөдире ГӨЛНАЗ ТӘХӘВИЕВА белән әңгәмәбез шул хакта.

Бүген күпчелек малтуар асрап ятуны хуп күреп бетерми. Акчаң булса, кибеттә барысы да бар. Ит-сөт кирәк икән, авылда берән-сәрән булса да мал асраучылар, башы белән шул эшкә чумучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Лубян бистәсендә “Урман чаңгы юллары – 2018“ ярышлары үткәрелде. “Мамадыш урман хуҗалыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Сәлахов анда 35 яшькә кадәргеләр төркемендә икенче урынны яулады. 

Конкурс шартлары буенча, төзекләндерү өчен территорияләрне тәкъдим итәргә тиешләр. Ә җиңүчеләр проектны тормышка ашыру өчен грант алалар. Бөтен кече шәһәрләр дә дүрт төркемгә бүленәләр. Халык саны буенча Мамадыш 55 миллион сумга дәгъва кыла ала. Кайсы территорияне төзекләндерәсен халык үзе хәл итә. 

2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен “дача амнистиясе” тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектереп килүчеләр, бәлки, документларын теркәргә өлгерер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International