ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Безнең мәктәп укучылары   отставкадагы прапорщик Васильев С.И., афганец Васильев В.Е. очраштылар.

Татарстан юлчылары ел әйләнәсендә тик тормасалар да, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Соңгы вакытта берничә спорт төре кергән үзләренең Спартакиадаларын да уздыралар алар. Алдагы шимбәдә Түбән Ушмада- гы “Дуслык“ спорт комплексында “ТАТАВТОДОР“ акционерлык җәмгыятенең ун филиалы һәм инженер-техник хезмәткәрләреннән торган командалар мини-футбол буенча бәйгеләргә җыелдылар.

Казанда юнифайд-футбол 11Х11 буенча Бөтенроссия Спартакиадасы Россия махсус Олимпиадасы тәмамланды. Әлеге Спартакиада Чикагода узачак юнифайд-футбол 11Х11 буенча Бөтендөнья турнирына сайлап алу этабы булды.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге күпкатлы йортны файдалануга тапшыруда катнашканнан, Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Коробованы юбилее белән котлап чыкканнан соң, район Советының егерме өченче утырышы башланганчы, мәдәният йорты спорт залындагы районыбыз предприятиеләре һәм учреждениеләре, эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә, алар җитештергән продукцияләргә багышланган күргәзмәләр белән тынышып чыкты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International