Мамадыш шәһәре һәм «Мамадыш» совхозы поселогында яшәүчеләргә сөт кухнясын өйгә китереп бирделәр. Бу эш Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә оештырылды, район җитәкчелеге балалар туклануын тарату өчен транспорт бүлеп бирде.
Исегезгә төшерәбез, район җитәкчелеге, Үзәк район хастаханәсе һәм халык бу карарны бергә кабул иттеләр - ата-аналарга азык-төлек продуктларын алуның берничә ысулы өчен тавыш бирергә тәкъдим ителгән иде.
Сөт ризыкларын авылларга да өйгә китереп бирү оештырылачак.