Өйдә калыгыз! Россия пенсия фонды хезмәтләрен дистанцион рәвештә алыгыз, ә продуктларга өйгә китерү өчен заказ бирегез!

2020 елның 3 апреле, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үзизоляция режимын үтәргә кирәклеген искә төшерә.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультация һәм аңлатмалар Татарстан Республикасы Мамадыш районында Пенсия фонды идарәсенең кайнар линия телефоны номеры буенча 8(85563) 3-19-65 алырга мөмкин.

Гариза бирелгән очракта, аның Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеген искә төшерәбез.

Әгәр дә сорауны шәхсән килмичә чишеп булмый икән, алдан язылу буенча кабул итүгә шулай ук сайт аша яки 8(85563) 3-19-65 телефоны номеры аша язылырга кирәк.

Кабул итү  язылу буенча гына алып барыла!

Моннан тыш, районда өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга азык-төлек продуктларын һәм даруларны сатып алу һәм китереп җиткерүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлык хәрәкәте оештырылды. Бу сорау буенча кайнар линия телефонына 8(85563) 3-24-69 (эш көннәрендә), 8(85563) 3-12-36 (ял көннәре) шалтыратырга кирәк.

Беренче кирәк-ярак товарлары өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла!

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International